Дустым һаман йөрәгемдә. 2011 нче елның 5 нче октябреньда күпләребезгә таныш булган якташыбыз, баянчыбыз Наил Абдулкаюмов кинәттен, тиз арада вафат булып куйды. Күпләребез өчен зур югалту диеп саныйм. Чөнки без Наил белән төрле мәҗлесләрдә очраша идек. Шат күңелле, ярдәмле, кечелекле, тырыш, тәртипле гаилә башлыгы юк булды. Врачлар да ярдәм бирә алмадылар. Күп туганнары, дуслары,Мәскәүдә яшәүче авылдашлары Наил белән соңгы тапкыр саубуллашырга җыелдылар элек Боткинская больницасына, аннары күбесе төштелэр Актук авылына шул дусны җирләргә. Гаиләсендә хатыны Талия, ике кыз баласы- Динара һәм Эльвира өчен тормышларының соңгы көннәренә кадәр бу зур кайгы булып калыр. Наилыбызга Ходай җәннәтен бирсен.Амин. Аның кебек чын адәмнәр безнең күңеллләребездә сакланырлар. Гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Аларга да Ходай бирсен түземлеген һәм ярдәмен. Берничә еллар буе бергә хезмәт итеп килгән дустына, Фейсханов Динар өчен дә бик зур югалту булды. Бу кайгылы вакыйгадән соң, Динар якын дустының һәм аның гаиләсе каршында булган барлык бурычларын тиешле итеп үтәде. Шул инде була чын дуслык. Ә хәзер Динар исеменнән Наилга багышлап язылган бәет языла. Бәет язу-бик авыр эш ул. Уйлавым буенча, Динар да аз гына яшьләр түкмәгәндер диеп уйлыйм. Шул гына да түгел, Наил үләчәк көнне Динар иртә белән төш күрә. Ул төшне миңа да сөйләп уздырды. «Наил килгән Динарның өенә бәхилләшергә. Динар күпме генә чакырса да : «Наил, китмә,китмә ,кайт» диеп, дусты -кайтмаган. Димәк, дөрестәндә, безнең гомерләребез шулай гади гына яшәү түгел: бар икән ике дөньяның бәйләнеше./
Урның җәннәттә булсын, кадерле дустым! Мин саклармын сине күңелемдә. Бездә булган саф дуслык та Булсын иде үрнәк һәркемгә.
Динар. -------------------------------------------------------------------------------------------------------- Гармунчы дустыма багышлап. Ходай бирде гомер барышында Бүлэк итеп, якын бер дусны. Озак еллар бергә атладык без, Җырлар җырлап,тоеп дуслыкны.
Шат күңелле,ошанычлы дустым, Ник ташладың иртә син безне. Гармун моңнар(ың) чыкмас йөрәгемнән, Сызлатырлар алар күңелемне.
Кем уйлаган, дөнья аерыр диеп, Гомерлэрнең матур чагында. Алда гомер синнән аерым уза, Шундый дустым булмас тагын да.
Кулларыма гармун алган саен, Күз алдыма килеп басасын. Син уйнаган гармун көйләреңне Кабат-кабат үзем уйныймын.
Без яшәгән матур көннәр һаман Сакланырлар гомерем язында. Мин җырланмын шул гармунчы җырын,
Динар Фейсханов.Дустым Наильның якты истәлегенә.13.10.2011.
Материал подготовил: М.Максут.
|
© nail-kay |